2017 елда Кукмара район инвалидлар оешмасы социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча республика конкурсында чираттагы тапкыр җиңү яулап чыкты.
2018 елдан башлап әзерлек эшләре башланды: социаль партнерлык килешүләре төзелде, катнашучылар ачыкланды, эш планы эшләнде.