Министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Буага эшлекле сәфәр кылды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Буа муниципаль районы социаль учреждение хезмәт коллективлары Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигметзянова белән очрашты.

Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров, Буа муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова катнашты.

Энҗе Нигъмәтҗанова үзенең чыгышында республика һәм халыкның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International