Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
19 сентябрь көнне Минзәләнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында район авылларыннан волонтерлар кунак булды.
Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 1 номерлы филиал китапханә мөдире Фирдая Зиганшина “Ачык Алан буйлап” дигән көзге виртуаль экскурсия уздырды.
18 сентябрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр “Минем яшем, минем байлыгым” дип исемләнгән республика конкурсында катнашты.
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Тиз һәм җитез” дигән күңелле эстафета оештырылды. Эстафетаның максаты тупны тота белү, хәрәкәтләрне координацияләүне үстерү, спорт уеннарында катнашырга омтылыш, теләк тәрбияләү.
Бүген Әгерҗенең “Наз" приюты педагог-психологы Е.Дрожжачих "Колобок балаларга кунакка килде” дип исемләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән коррекцион-үстерүче дәрес үткәрде.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланының мәшгульлек үзәгендә 292 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 6 кешегә кимрәк.
2018нче елның 18 сентябренә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 10 224 кеше эшсез дип исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 107 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.
Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында район профилактика субъектларын чакырып консилиумның киңәйтелгән утырышы узды.
19 сентябрь көнне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль хезмәт алучылар Россиянең иң кызыклы туристик маршруты – Алтын боҗра буенча виртуаль сәяхәт ясады.