Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланының мәшгульлек үзәгендә 292 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 6 кешегә кимрәк.
Шулай ук узган атнада Алабуга һәм Менделеевскида эшсезләр саны кимегән. 2018 елның 18 сентябренә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 288 һәм 47 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Чистайда эшсез гражданнар саны бераз арткан. Анда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 857, 385, 942 һәм 313 кеше тәшкил итә.