18 сентябрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр “Минем яшем, минем байлыгым” дип исемләнгән республика конкурсында катнашты.
Тукай районында узган проектта алар ике номинация буенча чыгыш ясады: вокал һәм нәфис сүз. С.Белобородов үзе язган шигырьләрен укыды. А.Афанасьев “Тала, тала” дигән татар халык җырын башкарып призлы урын яулады. Ул 28 сентябрь көнне финал этабында чыгыш ясаячак.