Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,50% тәшкил итә

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

2018нче елның 18 сентябренә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 10 224 кеше эшсез дип исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 107 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.

Республикада хисап атнасында эш бирүчеләр 5 276 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,23 кеше тәшкил иткән.

Хисап атнасында 680 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 618 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 62 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International