“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Тиз һәм җитез” дигән күңелле эстафета оештырылды. Эстафетаның максаты тупны тота белү, хәрәкәтләрне координацияләүне үстерү, спорт уеннарында катнашырга омтылыш, теләк тәрбияләү.
Эстафетаны көндезге бүлек тәрбиячеләре Лена Салихова һәм Светлана Кашеварова үткәрде. Күңелле эстафетаның программасы эчтәлекле иде. Беренчелекне алу өчен балалар бөтен көчләрен куйдылар. Барысы да бик бәхетле мизгелләр кичерде. Балаларның шат күзләрен күрү, иң зур бәхет.
Балалар беренчелекне алу өчен физик яктан гына нык булырга түгел, ә шул ук вакытта өлгер, тиз, максатчан, тапкыр да булырга кирәклегенә төшенделәр. Бу эстафетада 14 бала катнашты.