Арчадагы “Өмет чаткасы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” республика күләмендәге проектын гамәлгә ашыру сораулары буенча Арча районы оешма һәм предприятияләре җитәкчеләре катнашуында ведомствоара киңәшмә узды.
30 октябрьдә Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, мобиль офис кулланып, “Әгәр дә сезгә эштән азат ителү куркынычы янаса” дип аталган эштән кыскарту алдыннан киңәшләр бирү оештырды.
"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә китапханә белгече Гөлназ Фәрдиева социаль хезмәт алучылар өчен ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышланган "Үткән эзләр буйлап" дигән әңгәмә һәм "Комсомол – чор тарихы" темасына китап күргәзмәсе оештырды.
2018 елның 2 ноябрендә республика балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен Халык бердәмлеге көненә багышланган "Минем һөнәрем" һөнәри юнәлеш бирү акциясе программасын тәмамлаучы чаралар узачак.
Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре "Альпари" ЯФ белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән 4 яшьтән 12 яшькәчә балалар өчен "Кыш бабайга хат" акциясе уздыра.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 202 кеше, бу узган хисап датасына караганда 96 кешегә кимрәк.
2018 нче елның 30 октябренә республикада 9 856 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 87 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,48 % тәшкил итә.
Питрәч муниципаль районы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 29 октябрь көнне педагоглар Валентина Киселева һәм Әминә Зәйнетдинова социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен дәрес оештырды.
Казанның "Апрель" тернәкләндерү үзәгендә яңа эрго савыт-саба җыелмасы барлыкка килде . Бу хәрәкәт күнекмәләре чикләнгән балаларны мөстәкыйль ашарга өйрәтү өчен махсус савыт-саба җыелмасы.
Өлкән яшьтәге кешеләр һәм хәрәкәтләре чикле кешеләр еш кына иминлек турында оныталар, шуңа күрә шәхси иминлек проблемасы бик актуаль булып тора, чөнки бу кешеләр җинәятчеләрнең корбаны була.