Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрүе күзәтелә

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән  эшсезләр саны 202 кеше, бу узган хисап датасына караганда 96 кешегә кимрәк.

Шулай ук узган атнада Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән. 2018 елның 30 октябренә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 914 һәм 270 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Яр Чаллы,Алабуга, Яшел Үзән һәм Менделевскта эшсез гражданнар санының бераз артуы күзәтелә. Анда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 861, 245 һәм 63 кешегә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International