Питрәч муниципаль районы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 29 октябрь көнне педагоглар Валентина Киселева һәм Әминә Зәйнетдинова социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен дәрес оештырды.
"Ватан сугышы тарихының истәлекле даталары" проектын тормышка ашыру уңаеннан " Наравино диңгез сугышы" дигән төркемле дәрес үткәрелде. 1827 елның 29 октябрендә рус флоты һәм союздашлары ярдәмендә Наварино явында төрек флотын юк итә. Шулай ук балалар зур кызыксыну белән Россиянең бөек флотчысы Нахимов Павел биографиясе белән танышты. Үзенең хәрби батырлыклары, гадәти булмаган тактик карарлары, кыюлыгы, салкын канлылыгы белән П.Нахимов яшьләр өчен үрнәк булып тора.