Балтачның "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "2018-2019 елларда хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнардагы үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе" темасына семинар-киңәшмә узды. Әлеге чарада Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һәм шәһәр оешмаларының кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты.
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат- йортында төрле технологоя, эш формаларын музыка аша комплекслы файдалануга зур игътибар бирелә. Мондый алымнар биредә тәрбияләнүчеләрнең эчке борчылуларын бетерергә ярдәм итә.
Кичә, 8 ноябрь көнне, "Туган як – туган як" республика акциясе уңаеннан Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты Яшел Үзән районыннан кунаклар кабул итте.
Күп еллар дәвамында ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Европа сыйфат оешмасы инициативасы һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. ХХ гасырның 90 нчы еллар уртасыннан Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан ел саен Европа сыйфат атнасы уздырыла.
8 нче ноябре көнне балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез карашны кисәтү эше уңаеннан Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән 15 бала һәм яшүсмер өчен “Мин” кешеләр арасында" дигән чара уздырды.
Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Халыклар бердәмлеге көне” дигән чара узды. Чараның мөһим өлеше булып Россия халыклары арасында “бердәмлек” төшенчәсе, балаларны яшьтән “бердәмлек” төшенчәсе белән таныштыру тора.
13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне. Ул 1984 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан оештырылган һәм сукырлар өчен беренче уку йортларын оештыручы Валентин Гаюиның туган көненә багышланган.
Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру, аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проекты уңаеннан тавыш бирүгә якынча нәтиҗәләре ясалды.
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан Түбән Каманың “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Елена Макарова күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнелүче 7-14 яшьлек 12 бала өчен “Бердәмлектә безнең көч” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.