Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "2018-2019 елларда хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнардагы үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе" темасына семинар-киңәшмә узды. Әлеге чарада Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һәм шәһәр оешмаларының кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты.
Семинар-киңәшмәдә пенсияләрне билгеләү һәм түләү, пенсия яшен арттыру, эшкә алудан нигезсез баш тарту яки пенсия яшенә җиткән затның эштән азат ителүенә кагылышлы актуаль проблемалар, диспансеризация узганда хезмәткәрләргә гарантияләр каралды.
Барлык катнашучыларга мәгълүмати-белешмә материаллар бирелде.