ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

24 декбрь көнне Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу уңаеннан, Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында янгынны кисәтү буенча хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрелде.

Шимбә көнне, 22 нче декабрьдә, Әгерҗе районының "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр Красный Бор авылы мәдәният йортында булды, анда "Хыял" халык театры әкияте күрсәтелде.

Агымдагы елның 23 декабренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу уңаеннан айлык акчалата түләү республиканың 6 417 анасына билгеләнгән.

2018 елның 21 декабренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 795  яшь ана һәм өченче баласы туган 353   хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  Яңа   ел  бәйрәмнәрендә  ял  көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатьләргә җавап итеп хәбәр итә.

21 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. 

Татарстанда Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү уңаеннан декабрь аенда Республика ресурс үзәге тарафыннан Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өчен "Өлкән яшьтәге кешеләрне карауны оештыру " программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды.


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге хезмәткәрләрне төрле конкурсларда, грантларда катнашуыга зур игътибар бирә.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге тарафыннан традицион "Яңа ел фантазиясе" акциясе узды.

"Могҗизалы куллар" клубы эшчәнлеге уңаеннан Теләче муниципаль районы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мавыктыргыч чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International