Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге тарафыннан традицион "Яңа ел фантазиясе" акциясе узды.
Бәйрәмдә Казанның барлык районнарыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре хезмәт күрсәтүчеләр, Дербышка балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр, шулай ук "Балаларга шатлык" һәм "Барысы бергә" хәйрия фондлары карамагындагы балалар катнашты.
Анда балалар шәһәрчекнең күп кенә станцияләрен кызыксынып карады һәм үзләрен полиция, коткаручылар, табиблар, төзүчеләр, автомеханика, фермерлар, кондитер, сатучылар, галимнәр, визажистлар һ.б рольләрдә сынап карады.
Балалар бүген эшләп кенә калмады, чыршы янында Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә уйнады һәм күңел ачты, шулай ук алардан татлы бүләкләр алды.
Балалар Кыш бабай һәм Кар Кызы белән саубуллашканда гомуми фото ясап, үзләре белән яхшы кәеф алып, өйләренә таралышты.