Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында янгынны кисәтү буенча әңгәмә үтте

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

24 декбрь көнне Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу уңаеннан, Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында янгынны кисәтү буенча хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрелде.

Әңгәмәне Татарстан республикасы янгыннан саклау  хезмәтенең Саба отряды  Шәдче авылын саклау аерым посты хезмәткәре үткәрде.  Тыңлаучыларга мөрәҗәгать  итеп, ул беренче чиратта янгынга каршы кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искәртте  һәм янгын чыккан очракта коткару алымнарын аңлатты. Шулай ук ут сүндергеч белән эшләү кагыйдәсен искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International