21 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Координация советы эшендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге, ТР буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы, ТР министрлыклары, шулай ук республиканың профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Утырышта Кукмара, Лаеш һәм Түбән Кама муниципаль районнары территориясендә урнашкан һәм авыл хуҗалыгы, төзелеш, калдыкларны җыю һәм утильләштерү өлкәләрендә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы бурычлы биш предприятиедә хезмәт хакын түләү, иминият кертеинәре һәм салым түләүләре түләү буенча бурычларны каплау мәсьәләләре каралды.
Барлыкка килгән бурычларны бетерү буенча конкрет чаралар күрү өчен утырышка әлеге предприятиеләр җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре чакырылган иде.
Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.