"Өмет" үзәге белгечләре аз хәрәкәтләнүче хасталарны тәрбияләргә өйрәнә

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Татарстанда Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү уңаеннан декабрь аенда Республика ресурс үзәге тарафыннан Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өчен "Өлкән яшьтәге кешеләрне карауны оештыру " программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды.

Чаралар чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешеләр тормышының югары сыйфатын тәэмин итү максатыннан үткәрелде.

Уку программасы кысаларында тыңлаучылар карау-тәрбияләү процессының гомуми төшенчәләре, ятып авыручыларны карауда туклануны оештыру мәсьәләләре һәм профилактикалау чаралары тикшерелде. Шулай ук тормыш эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен үлчәү, гигиена процедураларын үткәрү, ашату һәм хәрәкәтнең төрле төрләре буенча чикләнгән кешеләргә хәрәкәт итү буенча гамәли күнекмәләр эшләнде.

Уку нәтиҗәләре буенча 21 тыңлаучыга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International