Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларның ялын кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә тырыша.
9 нчы гыйнварында Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Сəламəтлек мəктəбе" уңаеннан өлкəн шəфкать туташы О.Кузнецова социаль хезмəт алучылар белəн "Сəламəтлекне профилактикалау" темасына əңгəмə үткəрде.
Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казан волонтерлары М.Шакурова һәм Лилия Сәхапова җитәкчелегендә "Раштуа шатлыгы" дигән чара уздырды.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, милли орнамент үзенчәлекләре белән танышты.
Яңа ел бәйрәме Россиядә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе.
Раштуа алдыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ленино авылының Димитрия Солунский великомученик чиркәвендә тәрбияләнүче булып кайтты. Алар авыл мәдәният йорты белән берлектә "Бер-берсенә Раштуа бүләк ит" дигән спектакль күрсәтте.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Яңа ел бизәкләре” дигән театральләштерелгән тамаша үткәрде.
Аксубай муниципаль районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ЮХИДИ инспекторлары катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып-белү чарасы узды.
2019 елның 9 гыйнварына республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 236 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 30 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.
Бүген Түбән Кама районының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Занимательная сенсорика" түгәрәгендә төп төсләр белән танышты.