9 нчы гыйнварында Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Сəламəтлек мəктəбе" уңаеннан өлкəн шəфкать туташы О.Кузнецова социаль хезмəт алучылар белəн "Сəламəтлекне профилактикалау" темасына əңгəмə үткəрде.
Ольга Александровна туберкулез йоктыру мөмкинлеге, авыруның билгелəре, бу авыруны кисəтү, булдырмау юллары турында сөйлəде. Ул сəламəт яшəү рəвешенə, дөрес туклануга, шəхси гигиенага игътибар бирергə кирəклеген аңлатты. Əңгəмə ахырында интернатта яшəүчелəр күп файдалы һəм кирəкле мəгълүмат алды.