"Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләрне татар халкының мәдәнияте белән таныштыралар

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, милли орнамент үзенчәлекләре белән танышты.

Балалар орнамент – көнкүрешебезнең гадәти элементы гына түгел, милли мәдәният күренешенең, татар халкының мирасы икәнен дә белде. Татар орнаменты үрнәкләрен карап, балалар татар орнаментының үзенчәлекле билгесе - аның контур чишелеше булуын, ә аның нигезендә чәчәкле-үсемлек, геометрик һәм зооморф мотивларыннан торуын төшенде. Туган як сәнгате дөньясына танып-белү сәяхәтеннән соң балалар татар орнаменты стилендәге коллектив панно ясады.

"Декоратив-гамәли сәнгать дөньяны өйрәнү һәм эстетик кабул итүнең иң мөһим чараларыннан берсе булып тора. Бу шәхеснең гармонияле үсеше факторларының берсе, ул балаларны кешелек мәдәнияте байлыгына, алдагы буыннардан тупланган тәҗрибәгә җәлеп итү процессында алып барыла", – ди өлкән төркем малайлар тәрбиячесе Татьяна Звегинцева.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International