Яңа ел бәйрәме Россиядә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе.
Озын каникул чоры булганга да аны күпләр үз итә. Бу каникул вакытында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар да күңелсезләнеп утырмады. 2-3 гыйнварьда СК "Лидер"да бассейнда һәм шәһәр тарихы музеенда булдылар. Ә 4 гыйнварьда Укучылар йортында оештырган Яңа ел тамашасына чакырылдылар.
Моннан тыш Чистай шәһәренең музей-күргәзмә үзәгенә экскурсия оештырылды, Яшьләр үзәгендә инвалид балалар "Әкият патруле Яңа елны коткара" дигән театральләштерелгән тамаша карады. Шулай ук, балалар Водник бистәсендә урнашкан Елгачылар клубына Изге Сергия якшәмбе мәктәбе мәхәлләсе оештырган “Раштуа могҗизасы” исемле концерт программасына чакырылган иделәр.
Барлык чараларда балигъ булмаган балаларны һәм аларның гаиләләрен социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре озата йөрде. Балалар рәхәтләнеп ял итте, бик күп уңай эмоцияләр алды һәм шундый күңелле каникул өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.