ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында нейрогимнастика буенча мавыктыргыч дәресләр үткәрелә. Аларны социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ирина Алеева үткәрә. Ул барлык чаралар да бер үк вакытта социаль хезмәтләр алучылар өчен зур файда белән, шулай ук күңелле узсын өчен тырыша.


7
ноябрь, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы вәкилләре IV Халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде. Конкурс гадәттәгечә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклый һәм төбәкләрдә эшкә урнаштыруның актуаль бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итүче профессиональ хезмәткәрләрне билгеләп үтә.

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 35 099 берәмлекне тәшкил итте.

Район мәдәният йортында МХО сугышчыларына ярдәмгә оештырылган хәйрия концерты авыр сынаулар вакытында ютазылыларның бердәм булуын раслады.

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2026 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.

5 ноябрь көнне Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Закон һәркем өчен дә бер» хокукый эстафетасы узды. Чараның максатлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хокукый аң һәм законнарны үтәү тәртибен формалаштыру иде.

Октябрьдән Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучылары һәм Актив озын гомерлелек мәктәбе катнашучылары өлкән буын гражданнар өчен сәламәтлек һәм скандинав йөреше мәктәбе программасына кушылдылар. Программаны оештыручы һәм җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган табибы Александр Зотов. Программаның төп бурычы – өлкән буын кешеләрен актив тормыш рәвешенә тарту, яшь проблемаларын физик күнегүләр аша җиңү.

Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Арча районы бүлеге һәм «Ак Барс» банкы ГАҖ вәкилләре булып, социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Яшел Үзән шәһәренең «Порт» яшьләр үзәгендә «Ватанның лаеклы уллары» шигырьләр конкурсының финалы узды. Анда «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Алар Ватанга һәм Ватанны саклаучыларга багышланган шигырьләр укыдылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик зат булган иҗтимагый оешмаларның (моңа наркотиклар куллануны туктаткан затларны хезмәттә социализацияләү проектларын гамәлгә ашыручы дәүләт (муниципаль) учреждениеләреннән тыш) чыгымнарын финанс яктан тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алучыларны сайлап алу игълан ителүе турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International