Татарстан Республикасы вәкилләре IV Халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде. Конкурс гадәттәгечә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклый һәм төбәкләрдә эшкә урнаштыруның актуаль бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итүче профессиональ хезмәткәрләрне билгеләп үтә.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков быелгы конкурсның үзенчәлеген ассызыклады: «Быел – Ватанны саклаучылар елында – МХОда катнашучыларны һәм аларның якыннарын эшкә урнаштыруда ярдәм итүчеләрне бүләкләүгә дә аерым игътибар бирәбез. Моның өчен конкурска яңа номинация өстәделәр – «МХО катнашучыларын һәм аларның гаилә әгъзаларын да кертеп, хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән эшләү буенча иң яхшы белгеч».
Әлеге махсус номинациядә өченче урынны Яр Чаллы белгече Ләйсән Нейсарова яулады. Республикага тагын бер бүләкне Әлмәтнең «Россия эше» кадрлар үзәге алып килде, ул «1 дәрәҗә иң яхшы «Россия эше» кадрлар үзәге» номинациясендә көмеш призер булды.
Финалга чыгучыларны бүләкләү тантанасы декабрьдә узачак.