Татарстанлыларга 35 меңнән артык вакансия тәкъдим итәләр

2025 елның 7 ноябре, җомга

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 35 099 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:

- 26,5 % сәнәгатьтә (9,3 мең эш урыны);

- 19,9 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (7 мең эш урыны);

- 10,3 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (3,6 мең эш урыны);

- 8,2 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,9 мең эш урыны);

- 3,9 % транспортта (1,4 мең эш урыны);

- 1,7 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,6 мең эш урыны);

- 0,5 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,1 мең эш урыны);

- 29,1 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,2 мең эш урыны).

3 304 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International