Яшел Үзән шәһәренең «Порт» яшьләр үзәгендә «Ватанның лаеклы уллары» шигырьләр конкурсының финалы узды. Анда «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Алар Ватанга һәм Ватанны саклаучыларга багышланган шигырьләр укыдылар.
Мондый чараларда катнашу яшүсмерләрдә Ватан геройларына һәм ветераннарына хөрмәт һәм үз илнең героик үткәненә карата горурлык тәрбияли.
Конкурс йомгаклары буенча балалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.