Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр тематик эшләнмәләр ясауда актив катнаштылар.
Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын, «Социаль туризм» һәм «Зоотерапия» социаль практикаларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсенә йөрүчеләр һәм «көмеш» яшьтәге гражданнар өчен кызыклы һәм танып белү чарасы – «Симба» альпак паркына бару оештырылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеме «Мәдәниятләр диалогы» музеена барды.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова М. Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпитальдә дәваланучы махсус хәрби операция сугышчылары белән очрашты. Ул хәрбиләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
Бүген Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Арт-фантазия» түгәрәге дәресендә бәйрәмгә открыткалар ясадылар.
Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россиядә Махсус операцияләр көчләре көне уңаеннан интеграцияләнгән чара узды.
Бүген Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Безнең терәкләр: ышанычлы тыл нәрсәдән төзелә» дигән чара узды. Чарада өлкән социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Очрашу «Гаилә» милли проекты кысаларында узды.
2 март көнне Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әкият геройларының да хаклары бар» дигән диалог булды. Чараның максаты баланың төп хокуклары белән таныштыру һәм әкият призмасы аша әхлакый-хокукый нормалар тәрбияләү иде.
27 февральдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.