Яр Чаллыда көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар экскурсиядә булдылар

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын, «Социаль туризм» һәм «Зоотерапия» социаль практикаларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсенә йөрүчеләр һәм «көмеш» яшьтәге гражданнар өчен кызыклы һәм танып белү чарасы – «Симба» альпак паркына бару оештырылды.

Парк шәһәрнең барлык халкы өчен ачык. Биредә, яшькә һәм физик мөмкинлекләргә карамастан, уңайлы ял итү һәм табигать белән аралашу өчен шартлар тудырылган.

Экскурсия барышында катнашучылар үз күзләре белән дустанә альпакларны, ламаларны, кәҗәләрне, куяннарын күрделәр. Аларны ашату һәркемгә шатлык китерде. Ахырда кунакларны чәй белән сыйладылар.

«Менталь сәламәтлек» проекты Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International