Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова М. Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпитальдә дәваланучы махсус хәрби операция сугышчылары белән очрашты. Ул хәрбиләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
«Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары игътибар үзәгендә кала. Республикада аларга ярдәм системалы нигездә төзелә. Сугышчыларның үзләре өчен бүген эшкә урнашу һәм белем алу мәсьәләләре бик актуаль. Хастаханәләрдә очрашуларда без медицина тернәкләндерүне тәмамланганнан соң перспективалар турында сөйлибез», – дип аңлатты Эльмира Зарипова.
«Бүген без эш бирүчеләр белән МХО катнашучыларына, беренче чиратта инвалидларга вакансияләр базасын алып барабыз. Эш бирү генә түгел, сугышчыны эш урынына җайлаштыру да мөһим», – дип ассызыклады министр.
Узган ел Татарстанда МХОда катнашучы 56 кеше яңадан укыту узган һәм яңа һөнәр алган. Аларның барысын да эшкә урнаштырганнар.
Хәрби госпиталь пациентлары белән әңгәмә вакытында Эльмира Зарипова МХО зонасыннан кайтучыларга тиешле ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләде. Министр шулай ук ташламалар, яңа белгечлек алу өчен уку мөмкинлекләре һәм үз эшеңне ачканда матди ярдәм алу тәртибе турында сөйләде.
Сугышчылар җавап итеп министрга сораулар бирделәр.