ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә физкультура-спорт чарасы узды.

1 мартта республиканың Кукмара районында «Россия эше» кадрлар үзәген ачу тантанасы була. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, шулай ук район башлыгы Сергей Димитриев катнашачак.

Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында чәчтараш Ирина Белова чираттагы тапкыр тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класс үткәрде. 

«Геройлар белән диалоглар» Бөтенроссия проекты кысаларында Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Флюра Мостафина тарафыннан Урмышлы авылы яшь буын волонтерлары өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан Мингат Якупов белән очрашу оештырылды.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Май чабу бәйрәме оештырылды. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында уздырылды.

27 февральдә Шәпше авылындагы 4 нче социаль участокта Биектау районы «Өмет» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече коллективны берләштерү өчен дәрес үткәрде. Чара Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча максатчан программа кысаларында оештырылды.

Буаның «Гармония» комплекслы үзәге белгече Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм өйдә социаль хезмәтләр алучы ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны котлауны оештырдылар.

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы узды. Аның максаты – балаларның рус солдаты турында күзаллауларын киңәйтү, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык җаваплылыгы хисе тәрбияләү.

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Халык Май чабуы–2023» дигән чара узды. Анда социаль хезмәт алучылар һәм көндезге төркемгә килүчеләр катнашты.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр бәйрәм чарасы уздырганнар. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Снайперлар», «Ныклы чикләвекләр», «Дошманның хәлен бетер», «Беренче ярдәм», «Хәрби карьера» кебек кызыклы уеннар әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International