ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында «Тернәкләндерү үзәге шартларында комплекслы үсеш мохитен интеграцияләү һәм модельләштерү» дигән күчмә республика семинар-киңәшмәсе узды.

Республика халкы Хокукый ярдәм көнендә түләүсез юридик консультация ала алачак. Чара 26 апрельдә сәгать 15:00 Казан шәһәре, Айрат Хәйруллин ур., 5 нче йорт адресы буенча урнашкан «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәге мәйданчыгында узачак.

Җиңү көне алдыннан «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталарыбыз җырлары» акциясен башлап җибәрә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Яшел Үзән һәм Яшел Үзән район мәктәпләренең 377 укучысы «Порт» яшьләр үзәгендәге уку һәм эш урыннары ярминкәсендә һөнәрләр дөньясына чумды. Яшел Үзән, Казан һәм Идел буеның 12 уку йорты вәкилләре үзләре өйрәткән һөнәрләр турында сөйләделәр.

Биш көнлек эш атнасында 21 апрель ял көне булып санала. 20 апрельдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен махсус хәрби операция сугышчысы катнашында батырлык дәресе оештырылган.

19 апрельдә «Смартека» АСИ платформасында «Национальные приоритеты» АКБО тарафыннан үткәрелгән III Бөтенроссия актив озын гомерлелекнең иң яхшы практикаларын сайлап алу нәтиҗәләре турында презентацияләр һәм фикер алышулар узды.

Татарстан Республикасында «Бергә булдырабыз» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең физик культура буенча инструкторы Л. Ю. Кирамова Санкт-Петербург шәһәрендәге «Пеликан» физик терапия үзәгендә «Войта ысулы буенча балаларны тернәкләндерү» дигән практик семинарда булды.

Көндезге тору төркеме социаль хезмәтләр алучыларында тормышта кирәкле социаль-хокукый күнекмәләрне һәм белемнәрне формалаштыру максатыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында отставкадагы эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Римма Искәндәрова белән очрашу оештырылды. Ул социаль хезмәт күрсәтү, балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия кеше, Яр Чаллы шәһәре эшлекле хатын-кызлар берлеге әгъзасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International