Республика семинар-киңәшмәсендә тернәкләндерү үзәкләренең эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында «Тернәкләндерү үзәге шартларында комплекслы үсеш мохитен интеграцияләү һәм модельләштерү» дигән күчмә республика семинар-киңәшмәсе узды.

Чарада Министрлыкка караган учреждениеләр директорлары, шулай ук министр урынбасары Юлия Абдреева, тормыш эшчәнлеге чикләнгән затларның социаль интеграциясе бүлеге начальнигы Зөлфия Мусабирова катнашты.

Семинар-киңәшмәдә эшне оештыру мәсьәләләре каралды һәм 2023 елның беренче кварталында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлегенә йомгак ясалды. Балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре һәм өлкәннәр өчен тернәкләндерү үзәкләре җитәкчеләре эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм перспективага бурычлар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International