Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 36 666 берәмлекне тәшкил итте.
Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар күрсәтү һәм аларга бәйрәм кәефе бүләк итү бик мөһим. Яңа ел алдыннан Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарына бардылар.
Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр өчен балта остасы һөнәренә өйрәтү буенча чираттагы дәрес үткәрелде.
24 декабрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында Яңа ел бәйрәменә багышланган чара оештырдылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Мамадыш районында 23 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Яңа ел чыршысы узды. Бәйрәм кунакларына изге теләкләр һәм котлаулар белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артур Ефимов мөрәҗәгать итте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа ел тамашасы күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2025 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.
Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып бардылар. Чараның максаты – Яңа ел бәйрәмнәрендә уяулыкны арттыру һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.
19 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды, анда халык сораштыру нәтиҗәләре каралды һәм ведомствоның 2025 елга гавами максатлары һәм бурычлары билгеләнде.
Бүген Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөһим вакыйга булды – «Ассоль» штабы волонтеры Михаил Дмитриевка җыелган калай банкаларның быелга соңгы партиясен тапшырдылар. Бу банкалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен билгеләнгән окоп шәмнәре ясау өчен кулланылачак.