Шушы көннәрдә Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы укучылары «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Кунаклар өчен танып-белү экскурсиясе оештырылды.
Социаль адаптация бүлеге мөдире Галина Петрова яшьләрне үзәкнең төрле кабинетларына озатты, медицина, социаль һәм психологик тернәкләндерүне үз эченә алган хезмәтләр турында сөйләде. Кунаклар шулай ук социаль эш буенча белгеч Рәмзилә Нуриеваның дәресендә булдылар.
Галина Петрова үзәкнең шәһәрнең уку йортлары белән хезмәттәшлегенең мөһимлеген ассызыклады, мондый багланышлар квалификацияле кадрлар әзерләүгә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерантлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә, дип билгеләп үтте.