«Кем булырга?» һөнәри юнәлеш программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр җирле почта бүлекчәсендә экскурсиядә булдылар.
Бүген Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Язгы бизәкләр» комплекслы дәресе узды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы татарстанлыларга үз эшчәнлеге һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эше, социаль яклау чаралары һәм тармакның актуаль мәсьәләләре турында мәгълүмат бирү өчен барлык коммуникация каналларын куллана.
12 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен уникаль иҗади марафон тәмамланды. Беренче легендар КамАЗ йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган «Ярты гасыр хәрәкәттә» мультпроекты өстендә эш буенча йомгаклау дәресе булды.
Бүген Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгече Рушания Сольвар социаль куркыныч хәлдә булган ата-аналар белән «Балалар хокукларын саклау» темасына түгәрәк өстәл уздырды. Чара балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтүгә юнәлдерелгән.
«Кар десанты» һәм «Ялкын» эзләү отрядлары балалары Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Район ветераннар советы рәисе Римма Троицкая биредә яшәүчеләр өчен социаль партнерлык кысаларында кызыклы чара оештырды.
Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә югары күнекмәләргә генә түгел, сирәк очрый торган рухи сыйфатларга ия булган чын профессионаллар эшли. Алар арасында Абүзәровлар–Нәбиевлар–Төхбатуллиннар–Кәлимуллиннарның хезмәт династиясе аерым урын алып тора. Бу гаиләнең дүрт әгъзасы үзләрен игелекле эшкә – кешеләргә ярдәм итүгә багышлаган. Аларның социаль өлкәдәге гомуми хезмәт стажы 51 ел тәшкил итә.
«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Зәй районында яшьләрнең үзбилгеләнүе һәм һөнәри үсеше өчен барлык шартлар да тудырыла. Үсеп килүче буынны кирәкле һәм социаль әһәмияткә ия һөнәрләр белән таныштыруга аерым игътибар бирелә.
«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда республикада 2025–2030 елларга «Актив озын гомерлелек» төбәк программасы кертелде. Программаның төп максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш активлыгын арттыру, бу, үз чиратында, аларның гомер озынлыгын һәм актив озын гомерлелек чорын арттыруга ярдәм итә.
11 мартта Яшел Үзәннең «Кайгырту йорты» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты базасында «Татарстан Республикасының стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү» республика семинар-киңәшмәсе узды. Чара Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева рәислегендә узды.