Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы татарстанлыларга үз эшчәнлеге һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эше, социаль яклау чаралары һәм тармакның актуаль мәсьәләләре турында мәгълүмат бирү өчен барлык коммуникация каналларын куллана.
Социаль-хезмәт өлкәсендәге барлык актуаль яңалыклар һәм вакыйгалардан хәбәрдар булырга МАХ милли мессенджерындагы рәсми канал ярдәмендә мөмкин: https://max.ru/mtsz_tatarstan.