11 мартта Яшел Үзәннең «Кайгырту йорты» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты базасында «Татарстан Республикасының стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү» республика семинар-киңәшмәсе узды. Чара Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева рәислегендә узды.
Семинар эшендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова катнашты, ул озак вакытлы карау кысаларында сәламәтлек саклау оешмалары белән хезмәттәшлек итү турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Семинарда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, социаль хезмәт күрсәтү йортлары, балаларга социаль хезмәт күрсәтү йортлары, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре җитәкчеләреннән 38 кеше катнашты.
Чара барышында стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлегенең стратегик юнәлешләре билгеләнде.
Семинарда катнашучылар шулай ук «Кайгырту йорты»ның эш практикасы, 5С эш киңлеген нәтиҗәле оештыру принциплары белән таныштылар, стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә эш киңлеген оптимальләштерү кейсын карадылар.