Бүген Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгече Рушания Сольвар социаль куркыныч хәлдә булган ата-аналар белән «Балалар хокукларын саклау» темасына түгәрәк өстәл уздырды. Чара балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтүгә юнәлдерелгән.
Очрашуның максаты – ата-аналарга конфликтларны кычкыруларсыз һәм көчсез хәл итәргә ярдәм итү, шулай ук гади сүзләр белән аларның балаларының закон буенча нинди хокуклары булуын аңлату.
Әңгәмә барышында белгеч ата-аналарга аларның төп бурычы – балалар өчен өйдә нормаль шартлар тудыру икәнлеген аңлатты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар дискуссиягә актив кушылдылар, үз балаларының хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация ярдәме алдылар.
Ахырда әти-әниләргә «Бәхетле балачак» мәгълүмати белешмәләре тапшырылды.