ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2026 ел
дүшәмбе

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» бөтенроссия акциясе кысаларында Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында «көмеш» волонтерлар социаль хезмәт алучылар белән бергә махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар өчен үлән җыемнары әзерләделәр. Кемдер хуш исле үләннәрне бутады, кемдер аларны пакетларга тутырды, ә кемдер әзер продукцияне төрде.

Алабуга районындагы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар үзләренең волонтерлар отрядын оештырган. Соңгы елларда волонтерлар районның төрле иҗтимагый акцияләрендә катнаша.

Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Резеда Нуриева һәм социаль эш буенча белгече Роза Хисамова «Синең юл – синең кагыйдәләрең» дигән тренинг оештырды.

Дәүләт хезмәтләре порталында күпбалалы ата-аналарга ипотека түләүгә акча түләү турында раслаучы белешмә алу мөмкинлеге бар. (https://www.gosuslugi.ru/680115/1/form)  

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучыларны көндезге эш белән тәэмин итүне оештыру кысаларында «Бу дөнья ничек матур» дигән тренинг элементлары белән практик дәрес уздырылды. Суицидаль тотышны профилактикалауга юнәлдерелгән очрашуны психолог Надежда Горячева уздырды.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән һәм зур йөрәк белән «Үткән заман геройлары турында...» альбомы ясадылар. Альбом Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган.

Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә укулар узды. Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре буенча дәресне «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары – 3 нче мәктәп укучылары оештырды.


20
март, 2026 ел
җомга

БИОТ АРТ – хезмәтне саклау темасын популярлаштыруның көчле коралы, ул аның принципларын якты, истә калырлык һәм эмоциональ формада киң аудиториягә җиткерә.

Белгечләргә сорауны 8 (843) 222-05-57 телефоны буенча бирергә була.

«Промышленная автоматика» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ билгеләнгән вакыт эчендә мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International