Алабуга районындагы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар үзләренең волонтерлар отрядын оештырган. Соңгы елларда волонтерлар районның төрле иҗтимагый акцияләрендә катнаша.
Социаль хезмәтләр алучылар якташ сугышчыларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга аеруча ярдәм итәргә тырышалар. Яшьләр блиндаж шәмнәре ясаган, маскировка челтәрләре үргән, бәйләвечләр теккән. Социаль хезмәтләр алучылар чираттагы тапкыр «Алабуга ашлары» инициатив төркеменә булыштылар – тиз әзерләнә торган ашларны тутыруда һәм яшелчәләрне чистартуда катнаштылар. Аларның куллары белән җыелган һәр аш пакеты туган йортның җылысы һәм ихлас җиңү теләкләре белән тулган.