Мамадыш районында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәйрия акциясе дәвам итә

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» бөтенроссия акциясе кысаларында Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында «көмеш» волонтерлар социаль хезмәт алучылар белән бергә махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар өчен үлән җыемнары әзерләделәр. Кемдер хуш исле үләннәрне бутады, кемдер аларны пакетларга тутырды, ә кемдер әзер продукцияне төрде.

«Без бу чәй якташларыбыз-яклаучыларыбызны һичшиксез җылытыр дип ышанабыз. Һәр сугышчы белеп торсын: аны яраталар, өендә бик көтәләр!», – диләр акциядә катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International