«Шәфкать үзәге» белгечләре профилактик тренинг үткәрде

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Резеда Нуриева һәм социаль эш буенча белгече Роза Хисамова «Синең юл – синең кагыйдәләрең» дигән тренинг оештырды.

Чара психоактив матдәләр куллануны профилактикалауга юнәлдерелгән иде. Яшүсмерләр белгечләр белән берлектә наркотиклар куллану һәм психоактив матдәләр кабул итү нәтиҗәләренә кагылышлы мөһим аспектларны билгеләделәр. Үткәрелгән интерактив уен яшьләргә реаль куркынычларны тоярга мөмкинлек бирде һәм аларның наркотикларга бәйлелектән качарга тәвәккәллеген раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International