ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан, Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар әти-әниләре белән берлектә җирле туган якны өйрәнү музеена бардылар.
№1 Балалар сәнгать мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Иванова Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен "Көзге чәчәкләр" дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.
Бүген Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова аеклык көненә багышланган профилактик чара үткәрде.
Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты квалификацияле белгечләр үз эшендә төрле социаль технологияләр куллана.
Бүген, 8 сентябрьдә, Югары Отар акылы зәгыйфь балалар өчен интернат-йортының яңа корпусын ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.
Кичә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Васильево поселыгына барды.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Бережок" ял базасында "Робинзон-2017" хәрби-патриотик слеты узды. Иң яхшы исем өчен көрәшергә Татарстан Республикасы социаль приютларыннан 11 команда килде.
Ел саен үткәрелә торган "Робинзон-2017" хәрби-патриотик слеты кысаларында Республикакүләм шахмат-шашка турниры узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының 30 тәрбияләнүчесе катнашты.
Кичә, 7 нче сентябрь көнне Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мобиль бригадасы Сөйки һәм Кирельск авылында булып кайтты.
Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгенең профконсультантлары Иске Чишмә һәм Шереметьев мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирүче күчмә чара үткәрде.