Кичә, 7 нче сентябрь көнне Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мобиль бригадасы Сөйки һәм Кирельск авылында булып кайтты.
"Богородский рай" үзәге белгечләре участковый Артур Липатов белән берлектә авыл клубында "Экстремизмга-Юк!" айлыгына багышланган чара үткәрде.
Аннары белгечләр социаль хезмәтләр күрсәтү буенча консультация үткәрде, ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм балалы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерде.
Нәтиҗәләре буенча 2 ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтелде, 1 гражданинга йортка интернат җайланмалары турында аңлатылды.