"Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә масер-класс үткәрелде

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

№1 Балалар сәнгать мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Иванова Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен "Көзге чәчәкләр" дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.

Әлеге чара "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында үткәрелде. Анда 11 – 15 яшькә кадәрге 12 тәрбияләнүче катнашты.

Кунак балаларга кәгазьдән төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International