Югары Отар интернат-йортында яңа корпус ачылды

2017 елның 8 сентябре, җомга

Бүген, 8 сентябрьдә, Югары Отар акылы зәгыйфь балалар өчен интернат-йортының яңа корпусын ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

Шунысын да әйтергә кирәк, учреждение 1962 елдан эшләп килә. Анда 3тән 18 яшькә кадәр 80 бала яши. Хәзерге вакытта интернат йорт 5 корпустан тора: адаптацион һәм административ биналар, медицина блогы, җәмәгать туклануы блогы, мунча-кер юу бинасы, теплица, склад һәм башка өстәмә объектлар.

Рөстәм Миңнеханов бүлмәләрне карады һәм интернат-йорт белгечләре белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International