Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге 7 меңнән артык укучыга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәт күрсәтәчәк

2017 елның 8 сентябре, җомга

Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгенең профконсультантлары Иске Чишмә һәм Шереметьев мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирүче күчмә чара үткәрде.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләре тест үткәрде һәм мәктәп укучыларына һөнәр сайлау механизмы, шулай ук иң популяр һәм кирәкле белгечлекләр турында сөйләде.

2017 - 2018 уку елында 8-11 сыйныфның 7 мең 600дән артык мәктәп укучысына һөнәри юнәлеш бирү хезмәте күрсәтергә планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International