Министрлыкта социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Координация советының чираттагы утырышы узды

2017 елның 29 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.

Координация советы утырышында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау; финанс; авыл хуҗалыгы; икътисад, сәүдә һәм сәнәгать, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары. Шулай ук совет эшендә ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, ТР икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР Төзүчеләр Союзы вәкилләре  актив катнаштылар.

Утырышта Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Биектау һәм Зәй районының бурычлы предприятиеләре эше каралды. Утырышка аларның җитәкчеләре чакырылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International