Өлкәннәр декадасы кысаларында нинди чаралар үткәреләчәк?

2017 елның 29 сентябре, җомга

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Традиция буенча өлкәннәр декадасы кысаларында Республикада һәм муниципаль берәмлекләрдә төрле чаралар үткәрелә. Алар арасында өлкән яшьтәге гражданнар өчен интернат-йортларга бару, аларга төрле концерт программалары кую, Бөек Ватан сугышында катнашучы 90 яшенә җиткән һәм өлкәнрәк гражданнарга Россия Федерациясе Президентының котлауларын җиткерү, пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештыру һәм башка бик күп чаралар гамәлгә ашырыла.

Шулай ук, матди, социаль-көнкүреш, медицина-социаль, психологик һәм башка төр ярдәмнәр күрсәтү буенча чаралар үткәрү, өлкән яшьтәге гражданнар катнашында физкультура-савыктыру һәм спорт чаралары оештыру, өлкән яшьтәге кешеләрне Өченче буын университеты программалары буенча укыту чаралары, азык-төлек ярминкәләре оештыру каралган.

Моннан тыш, бу көннәрдә өлкәннәргә мунча, чәчтараш, аяк киемен ремонтлау һәм башка хезмәтләр буенча ташламалар да каралган иде. Шулай ук, музей, концертларга һәм төрле чараларга бушлай керү мөмкинлеге дә бирелә.

Шулай ук, Өлкәннәр декадасы кысаларында өлкәннәргә түләүсез юридик ярдәмнәр дә күрсәтеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International