Календарьда беренче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне, димәк, без бүген традиция буенча, зур тормыш тәҗрибәсе булган өлкән буын вәкилләрен хөрмәтлибез.
Өлкәннәр Декадасы үткәрү кысаларында республикада "кайнар линия" телефоннары эшли башлаячак. Өченче буын вәкилләре социаль яклау, пенсия фонды, социаль иминиятләштерү фонды, медицина учреждениеләре, мәдәният һәм сәламәтлек саклау, шулай ук бүтән дәүләт оешмаларыннан консультацияләр ала алачак.
Зәй мәшгульлек үзәге район башкарма комитеты ярдәме белән эшләреннән азат ителүче "ЖБК Заводы" ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен эш бирүчеләр белән очрашу оештырды. Шул исәптән Чаллы шәһәренең "Домкор Индустрия" ҖЧҖ һәм Түбән Кама шәһәре "Камэнергостройпром" ҖЧҖ вәкилләре белән.
"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Түбән Каманың гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм "Веста" үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина 14 бала өчен Кама Тамагы балалар китапханәсенә экскурсия оештырды.
Бүген Зәй муниципаль районында "Татарстан Республикасында 2014 - 2020 елларда халыкны эш белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтү” Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында комиссия әгъзалары күп балалы әниләрне эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын кабул итү чарасын үткәрде.
Кичә түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы эшсез гражданнар төркеме "Төягеч машина йөртүче" һөнәре буенча укырга кереште
Барлыгы төркемендә 13 кеше. Укулар дәүләти булмаган "Региональ укыту үзәге" белем бирү учреждениесе каршында үткәрелә. Уку программасы 2,5 – 3 ай, ягъни 480 сәгатькә исәпләнгән.
Игелек һәм хөрмәт Көне алдыннан Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагыларда кунакта булдылар.
«Шатлык» приюты тәрбияләнүчеләре бик теләп «Юные поварята» түгәрәгенә йөри. Менә бүгендә үзләренең тәрбиячеләре Ибрагимова Индира Павловна белән баллы торт әзерләделәр.
"Киләчәккә билет" проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге учреждение бинасында эшче һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыручы мәгълүмати баннер урнаштырды.
"Көзге игелек атнасы" ел саен уздырыла торган акция кысаларында "Шәфкать" Баулы комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр Көненә багышланган бәйрәм чарасы.узды