“Шатлык” приютында патриотик юнәлештә чара узды

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

“Шатлык” приютында “Минем илем” патриотик темасына дәрес үткәрелде.  Мәктәпкәчә һәм кечкенә яшьтәге балалар безнең илнең символларын искә төшерде. Балаларның “Сыйфатын әйт”,  “Киресенчә сөйлә” уеннары нигезендә сүз байлыклары активлашты һәм баеды.

Аларга дәрескә килүче Настя исемле курчак ясалма булмаган кызыксыну уятты. Балалар аңарга Ватан турында шигырьләр һәм мәкалльләр сөйләде.

Дәрес ахырында тәрбияче Шәрәфетдинова Л.Җ. балалрга Россия символлары ясалган пазлаларны җыярга һәм алар нәрсә аңлатканын сөйләргә кушты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International